Әлегә 3 нче. Кызганыч!

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

ТР ветераннар оешмалары арасында былтыр ветераннар тормышын массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртып бару буенча конкурс игълан ителгән иде. 16 нчы февральдә Республика ветераннар Советы пленумында аның нәтиҗәләре ясалды. Безнең районнан ветераннар катнашкан чаралар турында 46 материал басылган һәм алар 3 нче урынга чыкты, сертификат һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

Дөрес, бу әле шатланырлык хәл түгел, безнең ветераннарыбыз күбрәк мактауга лаеклы эшләр башкара. Ә менә аларны язып баручы кешеләр генә азрак.

Хөрмәтле коллегалар! Үз тормышыгыз турында кызыклы вакыйгаларны җибәрегез! Республика халкы да сезне белсен!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International