«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» - 2018 фестиваль-конкурсы

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

27 нче февральдә район культура йортында “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленең сайлап алу этабы уздырылачак.

Анда мәгариф учреждениеләре, өстәмә белем бирү мәктәпләре укучылары катнашачак. Конкурсның 2 нче туры 13 нче мартта узачак. Аннан иң сәләтле балалар зона этабына сайлап алыначак.

Зона этаплары Буа районында 26-27 нче мартта  уза ә суперфинал 8-12 нче апрельдә Казан шәһәре,  КСК КФУ «УНИКС» да булачак.

Уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International