Авыр атлетика буенча Россия беренчелеге

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

26 нчы февральдә Тула шәһәрендә авыр атлетика буенча 16-18 яшьлекләр арасында Россия беренчелеге узды. Анда 58 регионнан 377 атлет катнашты.

Бгары Осланның Ришат Мансуров бу юлы Татарстан җыелма командасының баш тренеры ролен башкарды. Нәтиҗәләр буенча безнең республика 3 – алтын, 1 – көмеш, 1 – бакыр медалҗ алып кайтты.

Алар арасында безнең районнан Андрреева Мария дә бар иде. Ул иң югары нәтиҗәләргә ирешеп Европа беренчелегендә катнашырга претендент исемен яулады. Котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International