Кичә район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов ОАО «Сетевая компания» һәм ОАО «Татэнергосбыт» вәкилләре белән күп квартиралы йортларда гомумйорт приборларын яңарту сораулары буенча утырыш үткәрде.
Бу приборлар иске булган очракта , я булмаганда административ штраф салына.
Хәзерге көндә шуларны алмаштыру турында йорт хуҗалары белән очрашу графигы төзелә.