Боксерларның яңа җиңүләре

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

24 нче февральдә Казанда МБОУДО КДЮСШ «Мотор» призына бокс ярышлпры булып узды.

бу ярышларда безнең районның югары категорияле тренер  Капитонова В.А. җитәкчелегендәге ДЮСШ командасы катнашты.

Балаларның алдан алган тренировкалары юкка китмәде. Алар тагын бер кат үзләренең Ватанны саклаучылар киләчәге икәнен күрсәтте.

Үзләренең яшь категорияләрендә:

-    1 нче урынны - Корнев Никита, Гисматуллин Ранэль, Мазанов Глеб, Масленников Роберт, Сидоров Дмитрий.

-    2 нче урынны - Лыкин Артем и Атнагулов Руслан.

-    3 нче урынны - Насыйров Данис алды.

Тренерны һәм укучыларны югары дәрәҗә урыннары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International