Түбән Осланда – халык җыены

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

27 нче февральдә сәгать 17.00 дә Түбән Ослан авыл җирлегендә район башлыгы һәм район оешмалары җитәкчеләре катнашында халык җыены булып узды. 2017 нче елдагы социаль экономик үсеш йомгаклары һәм 2018 нче елга бурычлар турында авыл җирлеге башлыгы А.З.Шәйдуллин чыгыш ясады.

Аның чыгышындагы төп моментлар арасында:
-Авылда су тоткыч скважина салу;
-Балалар бакчасын ремонтлау һәм 2 группага киметү;
-Мәктәп түбәсен алыштыру;
-Колхозная, Саша Афанасьев  урамыннан КАПО им. Горбунова урамына кадәр юл салу;
-Үзара салым акчаларына поселок юлларындагы чокырларны ремонтлау;
-Контейнер мәйданчыклары салу пунктлары бар иде.

Ахырдан район башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлеге эшчәнлегенә бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International