Дачада үз шәхси хуҗалыгын җәелдереп җибәргән бакчачылар алдагыча шәхси милекне гади тәртиптә рәсмиләштерә ала. Дача амнистиясе әле 2020 нче елның 1 нче мартына кадәр дәвам итәчәк.
Физик затлар белән эшләүче Росреестр вәкиле Наталья Тимшева дачная амнистия буенча рәсмиләштерү өчен объектны эксплуатацияли башлау турындагы рөхсәт кәгазе кирәкмәвен белдерде.
Дача амнистиясен рәсмиләштерү өчен документлар исемлеге:
-Гариза;
-Йортның техник планы;
-Җир участогына хокукый документлар
-Дәүләт пошлинасы түләү (350 сум).
Документларны МФЦ аша да җибәреп була.