1 нче мартта район культура йортында еллык гражданнар җыены булды.
Авыл җирлеге башлыгы В.Раков үз чыгышында 2017 нче елда район үзәгенең социаль – экономик үсешенә, бюджет үтәлешенә, районда гамәлгә ашырыла торган программаларга отчет ясады. 2018 нче елга бурычлар билгеләде.
Җыенда 215 кеше катнашты. Алар арасында ТР ның информатизация министры Роман Шәйхетдинов һәм район башлыгы Марат Зиатдинов бар иде.
Ахырдан актив гражданнарны бүләкләделәр.