2 нче мартта Макыл авыл җирлегендә Гөлкәй Исмәгыйлевна һәм Марат Шәймәрданович Шәнгәриевларның зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Алар инде менә 55 ел буе кулны кулга тотынышып гомер юлын бергә баралар. Бу парлар бүгенге көндә бәхетне балалары, күршеләре туганнары белән бергә уртаклаша.
Аларның исемнәре бүген “Районның почетлы юбилярлары” кенәгәсенә кертелде. Район башлыгы Марат Зиатдиновның да котлау открыткасын һәм бүләген тапшырдылар аларга. Укучы балалар концерт куйды. Юбилярларның күңеле бик шат булды.
Котлыйбыз!