28 нче февральдә сәнгать мәктәбе укучылары “Дәрес.Педагог.Хәзерге көн” дигән
Халыкара педагогик форумда катнашты.
Бу Чуваш Республикасының Канаш шәһәрендә узган чара балаларга өстәмә белем бирү системасына 100 ел тулуга багышланды.
Форумның төп максаты – укыту процессындагы теоретик уңышлар белән алмашу һәм практик эшчәнлек турында фикер алышу. Анда мастер-класслар, ачык дәресләр, иҗади очрашулар да булды.
Югары Осланнан форумда Киреев В.А., Гусева Л.В., Киреева О.А. һәм укучылар - Киреева Юлия и Мухарлямов Руслан катнашты..