1 нче февральдән районның мәктәпләрендә “Зур гаилә уеннары” “Без бергә” старт алды.
Бу проектның төп бурычы – бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен ныгыту, бергә спорт һәм иҗат итү чараларында катнашуны үстерү, уңышлы балаларны барлау, аларны этнокуьтуры мирасына тарту.
Бу чара айлыгында ГТО нормаларын үтәү: әти-әниләр белән бергә төрле спорт ярышларында катнашу һәм иҗади конкурсларда үзеңнең көчеңне сынау кебек чаралар үтте.
10 нчы мартта “Чемпион” да гаилә ГТО сы узачак.