Пыяла юучы сыеклык турында

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Җитештерүчеләрнең хокукларын яклау буенча федераль служба автомобилистларны пыяла юа торган сыеклык белән сак эш итәргә өнди.

Аларның күбесе кыш көне спиртка чистарту чаралары – араматизаторлар, красительләр  кушып ясала, алар составына изопроприл спирты, пропиленгликоль, этиленгликольләр керә. Алар кеше организмы өчен токсичный түгел.

Ә менә метиловый спирт дигәне – кумулятив агу исәбенә керә. Ул нерв системасын какшата һәм күзгә зыян китерә. Ул күп кулланганнан соң эчәк һәм бавыр юлларына һәм бөтен организмга тискәре йогынты ясый.

РФ ның баш санитар врачының 2007 нче елның 11 нче июлендә чыккан 47 нче номерлы  карары нигезендә метил спиртын автомашина тәрәзәләрен чистарту өчен кулланылыштан алып атарга дигән карар чыкты.

Андый сыекчаларны гомум законлы кибетләрдән генә сатып алырга киңәш ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International