Бүген, 6 нчы мартта, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.
Очрашуга 4 кеше җир бүлеп бирү, торак, Югары Ослан авыл җирлеген төзекләндерү, Ключище авылында юлларны кардан чистарту сораулары буенча килгән иде.
Һәр мөрәҗәгать исәпкә алынды, кайберләре төрле службаларга эш өчен йөкләтелде.
Кабул итү һәр сишәмбе көнне сәгать 8.00 дән 12.00 гә кадәр дәвам итә.