10 нчы март – архив көне

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

“Иң иске документ” конкурсы кысаларында Югары Осланның иң озак яшәүче Лазарева Ольга Ивановна үзенең гаилә архивыннан үзенең иң кадерле документларын һәм фотографияләрен архивка тапшырды.

Аның хәтирәләрендә 1946 нчы елның 10 нчы февралендә ул да сайлау комиссиясе составында булган. Ул чакта сайлаулар “болото” да урнашкан район китапханәсендә сәгать  7.00 дән 23.00 кә кадәр узган.
 
Комиссия утырышы фойеда танецлар залында уза торган булган. Чиратны сәгать 6.00 дан ук билгели торган булганнар. Сайлауга кешеләр 100% килә торган булган. Кешеләрне ат арбасында ташыганнар, машиналар булмаган.

Халык бәйрәмгә кия торган киемнәрен кигән, атларны бизәгәннәр. Бу чын күңеелендә халык бәйрәенә әверелгән. Авыру кешеләрнең өйләренә йөргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International