Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов ООО «СтройГрад» подрядчиклары белән эшлекле утырыш үткәрде. Бу оешма районның үзәк китапханәсендә капиталь ремот алып бара.
Хәзерге вакытта обойларны куптару, идәннәрне күтәрү, стеналарның өлешләрен алу һәм түбә ябу эшләре бара.
Китапханә ремонт вакытында элеккеге сәнгать йортында эшли.