8 нче март бәйрәме белән!

2018 елның 8 марты, пәнҗешәмбе

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне язның беренче бәйрәме хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм кешелеккә яңалык, матурлык, кайнар хисләр алып килә. Дөнья яңара һәм яшәрә. Яңа хыяллар, өметләр, яңа планнар туа. Бу вакыт алга таба да безнең күңелне күтәрә һәм киләчәккә өмет баглый.
 
Хатын-кыз җилкәсендә - гаилә бәхете, киләчәк буынның сәламәтлеге, авырлыкларга бирешмәү ята.

Күп кенә сфераларда хатын-кыз коллективны тотучы, оештыручы, эшләтүче ролен уйный. Сез район үсешенә бик зур өлеш кертәсез. Шул ук вакытта матур, мөләем, , кайгыртучан ана, яратучы хатын, гаилә учагын саклаучылар булып кала бирәсез.

Лаеклы хезмәтегез, кайгыртучанлыгыгыз, мәрхәмәтегез өчен Сезгә зур рәхмәт! Балаларыгыз, якыннарагыз һәм туганнарыгыз Сезне куандырып торсын! Бәхет, шатлык һәм сәламәтлек Сезгә юлдаш булсын!

Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г.Зиатдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International