Бүген “Чемпион” спорт комплексында кышкы ГТО нормаларын тапшыруга багышланган Бөтенроссия физкультура – спорт фестиваленең “Зур гаилә уеннары” дип аталган муниөипаль этабы булып узды.
Фестивальдә 4 кешедән торган гаиләләр катнашты. Аларга спорт уеннарының төрлесе буенча ярышырга туры килде. Чөнки фестивальнең республика этабына гаиләнең иң көчле командасы барачак.
Җиңүчеләрне 18 нче мартта үз мәктәпләрендә тантаналы рәвештә котлаячаклар.