Коргуза авылында локаль сугышларда катнашучылар һәм Әфган сугышы ветераннары комитеты рәисе Сергей Плехавнов белән очрашу булды.
Үлем турында уйлама
Илең турында уйла!
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була!
Бу очрашуга хәрби – патриотик айлык кысаларында укучылар һәм авыл кешеләре күп килде.
Җыелган кунакларны культура йорты җитәкчесе Татьяна Назарова һәм авыл җирлеге башлыгы Сергей Сакин котлады.
Наградалар Виктор Васильевич Афанасьев, Владимир Алексеевич Гужов, Николай Михайлович Тихоновларга барып җитте.
Һәрбер бүләк алучыны музыкаль номер озатып калды.