7 нче март көнне район хатын кызларын 8 нче март бәйрәме белән котларга ТР сәнгать осталары килде. Котлау программасы бик күңелле һәм кызыклы итеп төзелгән. Бигрәк тә яшь артистларның искиткеч тавышлары, популяр яраткан җырлар, милли биюләр – барысы да кызларның, әниләр һәм әбиләрнең күңеленә хуш килде.
Сәхнәдән район башлыгы урынбасары С.Осянинның котлау сүзләре дә яңгырады.
Соңыннан районның бию коллективлары бәйрәмгә ямҗ өстәде.