2018 нче елның 12 нче мартыннан ТР да “Язгы мәрхәмәтлек атналыгы” башланды.
Бу акция гражданнарның бер-берсенә һәм тирә-яктагыларга мәрхәмәтлек эшләргә һәм социаль проблемаларны чишәргә юнәлтелгән.
12 нче март “Милләтләр дуслыгы” көне” итеп игълан ителгән. Аның максаты – толерантлык тәрбияләү, төрле милли кулҗтураны, телне, тарихны, традицияләрне бергәләп хөрмәт итү һәм тарату.
Шул сәбәпле районның “Өмет утравы” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Печище мәктәбендә “Дуслык дәресе” үткәрделәр. Алар балалар өчен викториналар, презентация хәзерләгән иде.
Балалар бик күп яңалык белде һәм күтәренке кәеф белән таралды.