«Куркынычсыз юл» исеме астында республикакүләм иҗади эшләр конкурсының нәтиҗәләре ясалды.
Әлеге конкурсның республика этабына районда җиңгән 6 эш җибәрелгән иде.
“Маршрут кәгазе” дигән номинациядә Введенка Бистәсе мәктәбе укучысы Фәләхов Кәрим 2 нче урынга чыкты, ә “Юлда йөрү кагыйдәләре буенча өстәл уены” номинациясендә “Радуга” балалар бакчасыннан Артемьева Виктория һәм Ранис Фәтхуллиннар 3 нче урынга лаек булды.
«Слоган, шигырь, частушка» номинациясендә Фердинанд Закиров (МБОУ «Матюшинская СОШ») 2 нче урынны яулады.
Конкурста катнашкан 787 эш арасында шундый алдынгы урыннар яулау – мактауга лаек.