1 нче январьдан РФ законнарын тормышка ашыручы һәм доходлары 300 000 сумнан артмаган шәхси эшмәкәрләрнең, адвокат, нотариус, медиатор, арбитраж идарәчеләр һ.б. пенсион страхованиеләре үзгәрә: ул 26 545 сум тәшкил итә.
ОПС взнослары расчет чорында 212 360 сумнан да артмаска тиеш.
ОМС (медицина страхованиесе) дә 2018 нче елда конкрет 5 840 сум тәшкил итә.
Аларны түләүнең гомуми срогы – агымдагы елның 1 нче декабре.