Кичә район башлыгы Марат Зиатдинов ТР ның төзелеш буенча дәүләт комитеты членнары алдында Яр Морквашы һәм Октябрьское авыл җирлекләренең чикләрен үзгәртү турындагы закон проектын яклады.
Бу проблема әлеге 2 авыл җирлеген кадастр учетына куйганда килеп чыккан бер-берсен кисүче территория аркасында килеп чыкты.
Закон проекты членнар тарафыннан кабул ителде һәм ТР Дәүләт Советына карарга тапшырылды.