13 нче мартта район культура йортында телевизион яшьләр фестиваленең сайлау туры “Созвездие – Йолдызлык” – 2018 булып узды.
Быел бу фестиваль ВЛКСМ ның 100 еллык юбилеена багышланды.
Сәхнәдә район авылларыннан 80 нән артык бала катнашты. Быел инде 3 нче тапкыр Иннополис шәһәре артистлары һәм районның хореографик коллективы катнашу чарага аерым бер төс өстәде.
Елдан-ел сәләтле балаларны барлау активлаша, аларның талантларын үстерү буенча зур эш алып барыла.
“Вокал-соло” буенча 15 финалист һәм “Конферанс” номинациясе буенча берничә кеше зонага узды.
Аларга Чүпрәле районыннан җиңүләр алып кайтуларын теләп калабыз!