14 нче мартта Шеланга авыл җирлегендә тагын бер гаилә юбилеен билгеләп үттеләр. Бу – Раиса Нуриахметовна һәм Василий Вадимович Горбач гаиләсе. Алар инде 50 ел гомерләрен бергә иңне-иңгә куеп дус һәм тату гомер кичергән.
Алар тормышы тирә-яктагыларга да, киләчәк буыннарга да бик гыйбрәтле.
Бу көнне аларның исемнәре “Районның Почетлы юбилярлары” дигән кенәгәгә теркәлде. Район башлыгы Марат Зиатдиновның котлаулары һәм бүләге дә тапшырылды аларга. Авыл җирлеге башлыгы В.В.Майоровның җылы сүзләре дә яңгырады.