14 нче март, “Язгы игелек атнасы - мэрхэмэтле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе кысаларында, “Халыкара елгалар көне” дип игълан ителде.
«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан «Чиста яр буе» дип аталган мәгълүмати буклетлар тарату акциясе үткәрелде. Әлеге акциянең төп максаты халыкның безнең авылның экологик проблемаларына, э иң мөһиме Идел яр буе зонасына игътибарын юнәлтү булып торды.
Барлык авыл халкы да әлеге чарага уңай мөнэсэбэттэ булдылар, бик теләп һәм кызыксынып мәгълүмати буклетларны алдылар. Уртак тырышлык белән без бергэ туган ярларыбызның матурлыгын һәм чисталыгын саклап каларбыз дип ышанабыз.