16 нчы мартта “Россия юристлары ассоцияциясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителгән чираттагы Халыкка түләүсез юридик ярдәм уздырыла.
Россия буенча ул 55 мәйданчыкта узачак.
Ә Казанда һәм башка районнарда Д.А.Медведевның ТР дагы Региональ иҗтимагый приемныенда сәгать 9.00 дан 17.00 гә кадәр һәм урыннардагы “Бердәм Россия” приемныйларында сәгать 8.00 дән 16.00 га кадәр узачак.
Консультантлар арасында ТР юстициясе белгечләре, прокуратура, Конституцион суд, РФ юстициясе вәкилләре, суд приставлары, адвокатлар, нотариуслар да булачак.
Югары Осланда түләүсез юридик хезмәт күрсәтүчеләр арасында:
Тверскова Ульяна Анатольевна, нотариус - 08.00-10.00
Джумаев Айваз Эфендиевич, адвокат – 10.00-12.00
Колюдаева Мария Игоревна, Федеральная служба судебных приставов – 12.00-14.00.
Телефон – 88437921079.