ТР Президенты кузгала торган ветеринар пунктлары ачкычын өләште

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлар Кабинетының ветеринария баш идарәсендә тарихи вакыйга булып узды.

Церемониядә авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министры Марат Әхметов һәм ТР Министрлар Кабинетының ветеринария баш идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татпотребсоюз идарәсе рәисе Мәхмүт Фаттахов һәм дәүләт идарәсенең баш ветеринары Ришат Зарипов катнашты.


ТР президенты Р.Миннеханов барлык районнарныж ветеринария бүлекләренә прицеплы УАЗ машиналарының ачкычын тапшырды. Бу мобиль ветеринар пунктлары барлык хәзерге заман технологиясе белән җиһазландырылган. Бу шасси автолары инфекция учакларында да хайваннарның һәм кешеләрнең сәламәтлеген саклау буенча бик көчле техника санала.

Терлек үрчетү өчен юнәлдерелгән җиңел автомашиналар да  хуҗаларына килеп җитте.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International