2018 нче елда имтиханнарга хәзерләнү кысаларында Югары Ослан гимназиясендә контроль-үлчәү материалларын практикада аудиториядә бастыру буенча тикшерү булды. Анда региональ мәгълүмати системада регистрация узган 58 укучы катнашты.
Монда иң төп максат – КИМ нарны имтихан алдыннан аудиториядә бастыруның техник мөмкинлекләрен практик кулланып карау.
Электрон КИМ нарны цифрование рәвешендә балаларга имтихан башланыр алдыннан гына аудиториядә парольләр биргәннән соң гына таратачаклар.
Районда бу технологияна башыннан ахырына кадәр үткәреп карадылар.