Район китапханәләрендә Лев Толстойның 190 еллыгына багышланган “Тагын Толстойны ачып укыйм” дигән республика акциясендә катнашты.
Район китапханәсе хезмәткәрләре Югары Осдлан урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучыларына язучының биографиясен, аның әкиятләрен, мәсәлләренең кызыклы моментларын сөйләделәр.
Презентаөия дә балалар аңларлык итеп төзелгән иде.
Толстой белән очрашу һәр авыл китапханәсендә үзенчә узды. Викториналар, брейн-ринг, китап уку сәгате, геройлар белән танышу, китапханәгә сәяхәт кебек формада бу акция бик җанлы узып китте.