2017 нче елда Кадастр Палатасының Федераль Үзәге электрон имзаларны тикшерә торган 25 000ачкыч сертификаты чыгарды.
Татарстанда аларны әлегә 1000 кеше алган.
Электрон имза – ул бөтен ил территориясендә дөреслеккә һәм юридик көчкә ия үзеңнең куйган имзаңның аналогы.
Аның ярдәмендә документларга кул кую гына түгел, ә Росреестр хезмәтеннән дә файдаланп була.
Хәзерге вакытта бу сертификатның мөмкинлекләре киңәйде. Аны Федераль реестрда әһәмиятле юридик белешмәләр алу өчен дә кулланып була.
Электрон сертификат алу өчен uc.kadastr.ru үзәк сайтына шәхси кабинетка кереп заявка язарга кирәк.
Сертификатны 15 ай буена кулланып була.