«Балкыш – Сияние 2018»

2018 елның 16 марты, җомга

15 нче мартта район культура йорты сәхнәсендә ТР ветераннары арасында үзешчән сәнгать осталарының «Балкыш – Сияние 2018» фестивале булып узды.

Аны оештыручы район ветераннары советы рәисе Римма Троицкая чараны башлап, барысына да яхшы кәеф теләде.

Югары Ослан районында талантлы ветераннар күп икән.

Буага зона этабына безнең районнан нәфис сүз номинациясе буенча Флера Муллахметова,   «Вокал-соло»  буенча -  Максимов Григорий Петрович (Янга – Юл), Андрианова Зоя Ивановна  (Макулово) барачак. Вокал коллективлардан -  «Сударушка» (Куралово),  вокаль коллектив «Ивушка» (Кильдеево), ветераннарның халык хоры «Волжанка» һәм  татар халык коллективы  «Иделкәй» катнашачак.

Уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International