Җылы язгы март ае сизелмәсә дә район культура йортындагы сайлау участогына халык иртән үк агыла башлады.
Монда бу көн чын мәгүнәсендә бәйрәмгә әверелде.
Сайлау участогы матур тиеп бизәлгән, культура хезмәткәрләре бәйрәм костюмнары кигән, өстәлдә кайнар самовар...
Карты – яше бу көнне үз кандидаты өчен тавыш бирде, үз гражданлык бурычын үтәде.