“Тере классика яңгырашы” дигән ел да үткәрелә торган сүз бәйрәме быел да үзенә күп катнашучылар җыйды.
Ел да укучыларның китапка мәхәббәтен тәрбияләү, кругозорны үстерү, тере сүз иҗатына якын килү өчен үткәрелә торган конкурста быел мәктәп программасы белән генә чикләнеп калмадылар: Чарская « Повесть «Записки маленькой гимназистки» , В.Розов «Дикая утка», С.Кутько «Волки», Алексиевич С. «У войны не женское лицо», Л.Пантелеев «Буква ТЫ», Е. Носов «Хитрюга», М.Горький «Песнь о Буревестнике», С.Седых «Монолог слепой девушки», Н.Тэффи «Блин» әсәрләрен дә укыдылар. Күпләре үз ңанрына туры килгән костюмнар да киеп килгән.
Нәтиҗәләр:
1 нче урын: Гайфуллина Айсылу - (МБОУ «Матюшинская СОШ»)
Призерлар: - Сарбаев Максим ( МБОУ «Кураловская СОШ» һәм Абгарян Карине (МБОУ «Татарско-Бурнашевская СОШ»).
Яшел Үзән шәһәрендә уза торган финалда укучыларга уңышлар теләп калабыз!