Тормышта авыр хәлдә калучылар һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларын чишү, аларга һәрьяклап булышу йөзеннән 12-19 нчы март көннәрендә районда Язгы мәрхәмәтлек атнасы игълан ителгән иде.
2018 нче ел РФ Президенты В.Путин тарафыннан хәйрия һәм волонтерлар елы итеп игълан ителгән иде. Аның иң төп максаты – кеше кайгысына һәм проблемаларына яшьләрне читләштермичә, аларны актив эшчәнлеккә тарту.
Мәктәпләрдә бик къп мәрхәмәтле эшләр планлаштырылды. Һәм аларның үтүе турындагы мәгълүмат массакүләм мәгълүмат чараларында һәм сайтта урнаштырылып барылды.