20 нче март көнне район культура йортында Халыкара стамотологик сәламәтлек кысаларында узган чара “Сәламәт елмаю бәйрәме” дип аталды. Иң төп максат – халыкка авыз куышлыгын сәламәт тоту гигиенасын җиткерү, аның тән сәламәтлегенә йогынтысы. Аудитория – мәктәпләрнең 1-4 нче сыйныфы укучылары.
Чарада ТР сәламәтлек Министрлыгыннан Рушания Айнутдинова, Юлия Никошина – “ТР Стомотология Ассоциациясе оешмасы” секретаре, район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Г.Камалетдинова катнашты.
Берничә логик блоктан торган бу чара вакытында мастер-класслар да, фотозоналар да, тема буенча спектакль дә булды. Министрлыктан килгән кунаклар Югары Ослан районында шундый бәйрәмгә игътибар өчен зур рәхмәт белдерделәр.