Муниципаль хезмәткәрләрнең квалификацион имтиханы

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

21 нче мартта район башлыгы каршындагы муниципаль хезмәт сораулары буенча комиссия   муниципаль хезмәткәрләрнең профессиональ дәрәҗәсен, белемен билгеләр өчен квалификацион имтихан уздырды.

Анда 3 кеше катнашты. Имтихан әгъзалары төрле сораулар бирүгә карамастан, алар җавапларны төгәл һәм дөрес итеп бирделәр.

Барысына да уңай бәя бирелде. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International