Бөтенроссия тикшерү эшләре – ул төрле фәннәрдән йомгаклау контроль эшләре биреп балаларның укыту программаларын ничек үзләштерүләрен тикшереп карау. Хаталар булган очракта калган вакытны аларны киметү өстендә эшләү.
20 нче марттан 15 нче майга кадәр мәктәпләрнең4, 5, 6, 10, 11 классларында әлеге эшләр башкарылачак һәм шул вакытта укучыларның федераль дәүләт стандартларын үзләштерү дәрәҗәсе билгеле булачак.
ВПР ның төп идеясе - бердәм бәяләү критерийлары ярдәмендә һәр балага бердәм якын килү.