Яшь буынның үзенең туган ягына, аның тарихына кызыксынуын күтәрү, балаларны фәнни-эзләнү эшенә тарту, аларда үз Ватанына карата патриотлык хисләре тәрбияләү йөзеннән 2018 нче елның январь – март айларында 9 нчы регионара“Россия династияләре” дип исемләнгән иҗади проектлар конкурсы уздырылды.
Анда Татарстан, Башкортстан, Россия, Белоруссия һәм Германиядән барлыгы 396 бала катнашты. Андагы эшләр арасында – 311 рус телендә, 78 татар телендә, 7 инглиз телендә язылган иде.
Югары Ослан районыннан Яр Морквашы укучысы Исмагилов Ильһам ( җитәкчесе- Гиниятова Н.А.), Введенка Бистәсе укучысы Нурмухаметова Алия( җитәкчесе - Зарипова Ф.Р) җиңү яулады.
бүләкләүләр 11 нче апрельдә булачак. Котлыйбыз!