ТР авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрлыгы утырышы

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрлыгында  агымдагы елда кырны саклаучы һәм эрозиягә бирешмәүче урман үсентеләре утыртуны оештыруга багышланган утырыш булды.

Анда барлык районнардан урман хуҗалыгы җитәкчеләре килгән иде. Аларга быел төрле посадкалар утырту буенча проект-смета документларын төзергә йөкләмә бирделәр.

Анда урынны дөрес сайлау өчен дөрес картографияне сайларга кирәк. Аларны утырту җире авыллардан һәм автомобиль юллардан ераграк урнашыга тиеш.

Һәр район эрозиягә ныграк бирешүче урыннарны сайлап алырга тиеш.

Шуңа күрә утырышта җир Палатасы һәм авыл хуҗалыгы бүлекләре башлыклары да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International