Бу көннәрдә Югары Ослан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә минераль ашламалар ташу эше дәвам итә.
22 нче мартка районда 1 гектар чәчү җиренә 26 кг ашлама кайтарылган.
Складларга 723 тонна аммиак силитрасы, 386 тонна катлаулы минераль ашлама кертелгән.
Уңыш җыю өчен иң күп ашлама 1 гектарга - КФХ «Прокопьева А.И.» - 47,8 кг. һәм ООО АФ « Заря» - 42 кг. кертелгән , ә ООО « Нармонка» филиалы №4 әле 11869 гектарга 6,6 кг. Гына кайтарылган.