“Тарих истәлеге” проекты кысаларында 30 нчы мартта интернатта яшәүчеләр өчен сугыш хатлары турында күргәзмә-күзәтү оештырыла.
Музей хезмәткәрләре фронттан язылган өчпочмаклы хатларны укыячак. Мондый чара инде Югары Ослан мәктәбендә узган.
Исегезгә төшерпәбез: республикада сугыш елындагы истәлекләрне җыеп оцифровка ясау бара. Алар белән Туган якны өйрәнү музее шөгыльләнә.
Хөрмәтле Югары Осланлылар! Без Сездән килгән һәр хатка шат. Алар Госкомархив порталында бастырылачак.
Телефон: 8 (84379) 2-23-97.