22 нче мартта районның Яшьләр клубында район җитәкчеләре “Volga story” компаниясе вәкилләре, музей җитәкчеләре, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр белән очрашып, район территориясендәге трекинг-маршрутларны тулыландыру турында сөйләштеләр.
Район белгечләренә маршрутның кызыклы нокталар билгеләнгән схемасы бирелде.
Туган якны өйрәнүчеләр инвесторларның сорауларына җавап биреп кенә калмады, үзләреннән тәкъдимнәр дә кертте. Очрашу вакытында ул урыннарга барып аның тарихын тыңларга дигән карар чыгарылды.