Терроризм белән көрәш – һәр кешенең гомуми бурычы

2018 елның 23 марты, җомга

Югары Ослан мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары үзләренең сыйныф җитәкчеләре Светлана Хуртина белән Туган якны өйрәнү музеена барып, “Коррупциягә – юк!” дигән чарада катнаштылар.

Аларга түгәрәк өстәр артында район башлыгының терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш буенча урынбасары Ильназ Гыйләҗиев хәзерге заман эксремизм очраклары турында сөйләде һәм терроризмга каршы көрәшнең асылын аңлатып бирде.

Музей хезмәткәрләре Виктория Гатауллина һәм Вероника Ухорская укучыларны бик игътибарлы булырга өндәделәр һәм куркыныч астында калганда үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәттеләр, памяткалар өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International