23 нче март Шелангада яшәүче Клавдия Евстифеева өчен бик шатлыклы көн! Ул бу көнне гомеренең соңгы көннәренә кадәр истә тотачак Чөнки бу көнне аны кемнәр генә котламады да, кемнәр генә җылы сүзләр әйтмәде!
Ә район башлыгы урынбасары Серней Осянин РФ Президентының котлау открыткасын укыганда аның күзләреннән яшь чыкты: ул чагында бөтен гомерен күз алдыннан кичерде.
Шелангада туып-үскән бу ханым сугышның бөтен ачысын күрә, кирпеч заводында язын-кышын эшләп, фронтка булыша. Тик беркайчан да зарланмый.
Әле һаман язны көтеп ала, рассадалар үстерә, бакча утырта, балаларын һәм оныкларын каршы ала – бер сүз белән әйтсәң: яши бирә!
Тагын да озак гомерләр телибез сезгә, хезмәт ветераны!