“Өмет утравы” халыкка социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре Эльвира Сафиуллина, Горбачева Юлия һәм ФКУ УИИ УФСИН России РТ инспекторы Сергей Егоров Татар Борнашы, Куралово, Октябрҗький, Югары Ослан авыл җирлекләрендә социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләрне барлау өчен рейд уздырдылар. Беррәттән алар бу гаиләләрнең торак, коммуналь хуҗалык хәлләренә дә игътибар иттеләр.