Хөрмәтле Культура хезмәткәрләре!
Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм! Бүген культура-агарту, китапханә, музей, халык коллективлары, үзешчән сәнгать коллективлары үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Сез кешеләргәшатлык һәм яхшы кәеф таратасыз – биисез, җырлыйсыз, шигырьләр уйлап чыгарасыз, төрле чаралар һәм концертлар оештырасыз, сәхнәдә театрлар куясыз.
Бу профессия кешеләре кызыклы, гадәти түгел, инициативалы, уйлап табучан, аларда оптимизм ташып тора.
Сезгә яңадан – яңа иҗади уңышлар, югары биеклекләр, яңа идеяләр һәм проектлар, гаиләләрегезгә исәнлек, бәхет теләп калам.
Хөрмәт белән, район башлыгы Марат Зиатдинов.