Баскетбол ярышлары

2018 елның 25 марты, якшәмбе

Узган шимбәдә  “Чемпион” спорт комплексында тренер-преподаватель МБУ ДО ДЮСШ Н.В. Лисин истәлегенә багышланган баскетбол ярышлары булып  узды.

Аның максаты – халыкны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, халыкны массакүләм спортка белән кызыксындыру; яшьләр арасында бу төр спортны популярлаштыру һәм баскетбол буенча осталыкны арттыру.

Тренер Лисин Н.В. безнең арадан киткәнгә инде 5 ел. Ул үз гомерендә бик күп талантлы спортсменнар үстереп калдырды.

Аңа багышланган спорт кичәсендә Г.Камалетдинова, А.Федотов, О.А.Лисина чыгыш ясады. Аның истәлегенә 1 минутлык тын алу булды.
нәтиҗәдә:

-Яшел Үзәннән  Шамсутдинов Раис – иң яхшы снайпер;
-1 нче урын – Буа командасы;
-2 нче урын – Тәтеш;
-3 нче урын – Яшел Үзән.

барлык уенчылар турнир Кубогы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International