Язгы каникул көннәрендә Яшьләр клубы укучылар белән традицион спорт – мавыктыргыч программа үткәрә. Беренчеләрдән булып анда Коргуза мәктәбе катнашырга теләк белдерде.
Программада:
- квест-уен «Хәзинә эзләү»;
- шахмат һәм шашка уены;
- «Көрәш» милли уены буенча мастер-класс;
- сәламәтләндерү йөзүе.
Клуб хезмәткәрләре беренче тапкыр балаларның медиапространствода мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча квест-уен программасы уйлап чыгарды.
Балаларга бу эзләнү уены бик ошады. Клубка каникулда тагын берничә мәктәп киләчәк.