Бүген район Советының актлар залында 3 нче номерлы МРИ Федераль налог службасы , индивидуаль эшмәкәрләр, «СКБ Контур» һәм «ЦТО Интеграл-Сервис» вәкилләре катнашында контроль – касса техникасын куллану буенча утырыш узды.
Очрашу вакытында район эшмәкәрләренә 54- ФЗ таләпләрен үтәү һәм онлайн сервисларны эшкәртү өчен комплекслы карарлар кабул ителде. Теләүчеләр үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм аларга төгәл җаваплар да алдылар.